Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һәм Чаллыда Сталин рәсеме ябыштырылган автобуслар йөриячәк


9 майга Чаллы һәм Казанда юлларга Иосиф Сталин рәсеме ябыштырылган автобуслар чыгачак.

«Полезная газета» язуынча, оештыручылар бу чараны Ватан тарихындагы хәрәмләшүләргә каршы тору, шулай ук Сталин исеме белән илне саклап сугышка барганнарга хөрмәт йөзеннән эшләнә дип белдерә.

Бу рәсемнәргә акчаны хәйриячеләр күчерәчәк. Чаллыда автобуслар май аеннан башлап 3 ай дәвамында йөрер дип көтелә.

Басма язуынча, Казанда бары бер автобуска гына Сталин рәсемен ябыштырмакчылар, әмма әлегә бу мәсьәлә Казан мэриясе белән килештерелмәгән.
XS
SM
MD
LG