Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәһрәйндә оппозициянең 80 активисты кулга алынды


Бәһрәйн башкаласы Манамада һәм аның тирәсендә иминлек көчләре оппозициянең кимендә 80 активистын кулга алган. Илдә 22 апрельдә “Формула-1” узышлары башлана. Узышлар вакытында хөкүмәткә каршы күтәрелешләрне булдырмау өчен иминлек көчләре үз чарасын күрә башлады. Бу хакта Бәһрәйндагы хокук яклаучылар белдерә.

Кичә йөзләрчә протест белдерүче “Формула-1”дә катнашучылар килә башлаган Бәһрәйннең халыкара һава аланы тирәсенә җыелды. Манифестта катнашучылар узышларга бойкот белдергән шигарьләр язылган язулар тоткан иде.

Гомерлеккә төрмәгә ябылган, моннан ике ай элек ачлык игълан иткән билгеле шигый активисты Абдулхади Әл-Һавайа бүгеннән башлап кан тамыры аша тукландырудан баш тартачагын, бары тик су гына эчеп торачагын белдерде.

Сөнни кавем идарәдә булган Бәһрәйндә узган ел демократик реформалар таләбе белән күп кеше катнашында чаралар үткән иде. Анда күпчелеге шигыйлар катнашты. Ул вакытта 35 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG