Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан Ги Мун: Сүриядәге вәзгыять “бик тә тотрыксыз”


БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун Сүриядәге вәзгыятьне “бик тә тотрыксыз” дип атады. Ул илдә борчылырлык көч куллану очракларының үзенә билгеле булуын әйтте.

Илнең төньягындагы Би-би-си корреспонденты, ут ачуны туктату шартларын үтәмәүнең күп очраклары булды, дип хәбәр итте. Аерым алганда, Җәлал әз-Зәвия районындагы авылларда боралактан ут ачылган. Анда кимендә ике кеше һәлак булган.

Пәнҗешәмбе көнне Парижга җыелган “Сүрия дуслары төркеме” әгъзалары, махсус халыкара илче Кофи Аннанның тынычлык планы Сүриядәге кризисны җайга салуда “соңгы ышаныч” булып тора, дип белдерде.

Париждагы очрашуда гарәп һәм европа илләреннән 14 вәкил катнашты. АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, әгәр тынычлык урнаштыру планын Димәшк үтәмәсә, БМО Иминлек шурасын яңа чикләүләр кертергә чакырды.

Пәнҗешәмбе көнне Русия тышкы эшләр министрлыгы “берьяклы” гына дип атап, “Сүрия дуслары төркеме” карашын тәнкыйтьләде.
XS
SM
MD
LG