Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амурдагы Тыгда авылында 65 йорт янды


Амур өлкәсенең Тыгда авылында 65 йорт һәм хуҗалык корылмалары янды. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ерак Көнчыгыштагы идарәсе, яраланучылар һәм корбаннар юк, дип белдерә.

Тыгда авылында меңнән артык йорт бар, өч мең ярым кеше яши. Кешеләрнең бер өлеше башка урынга күчерелгән.

Ут авыл читенә урнашкан пилорамда чыккан һәм шул ук вакытта трансформатор да яна башлаган дип хәбәр ителә. Көчле җил булганга ут тиз таралган.
XS
SM
MD
LG