Accessibility links

«Бердәм Русия» фиркасе яңа рәисне 26 майда сайлаячак


«Бердәм Русия» шурасы президиумы 26 майда партиянең корылтаен җыярга карар кылган. Анда фирканең яңа рәисе сайланачак.

Корылтай җыюны премьер-министр Владимир Путин сораган иде. Ул 7 май көнне президент инагурациясеннән соң «Бердәм Русия» рәислегеннән китәчәген әйтте һәм бу вазифага Дмитрий Медведевны тәкъдим итте.

Моннан тыш ул аның намзәтен премьер-министр урынына да тәкъдим итәргә җыенуын белдерде.
XS
SM
MD
LG