Accessibility links

Митт Ромни Барак Обамага һөҗүм башлый


Митт Ромни чираттагы җиңүеннән соң чыгыш ясый
Митт Ромни чираттагы җиңүеннән соң чыгыш ясый

АКШ президент сайлавында республикан намзәт булуга нык якынлашкан Ромни инде демократ намзәт Обамага һөҗүм итте.

Кушма Штатларда бу көздә үтәчәк президент сайлауда республиканнар намзәте буларак катнашу өчен көрәшүче Митт Ромни Коннектикут, Делавэр, Нью-Йорк, Пенсильвания һәм Род-Айленд штатларындагы чираттагы җиңүләреннән соң демократлар намзәте Барак Обамага таш ата башлады.

Республиканнар намзәте булу өчен көрәштә үзенең җиңүен аңлап алу белән ул сайлаучылардан ноябрь аенда үтәчәк сайлауда Обаманы хакимияттән бәреп төшерергә ярдәм итүен сорады. Ромни үз көрәшенең “Обама хакимлеге чорында өметләрнең алдануына чик куюны” аңлатуын белдерде һәм Америка Обама президентлыгы чорындагыдан яхшыракка ирешә ала диде.

“Бүген күңеле белән безнең яхшырак эшли алуыбызны тоючы һәрбер американны берләштерүче яңа кампания башлана. Соңгы берничә елда Барак Обама булдыра алганның иң яхшысы булды, әмма бу әле Америка булдыра алган иң яхшы нәтиҗә дигән сүз түгел. Бүген Обама елларындагы күңел кайтуларга чик кую башлана” диде Ромни.

Ромни президент сайлауда республиканнар намзәте булу өчен зарур булган 1144 тавышның 824енә ия. Әмма инде хәзер үк күпчелек күзәтүчеләр нәкъ менә ул президент сайлауда Обама белән алышка чыгар дип исәпләвен белдерде.

Ромниның янауларына җавап буларак Обама президент сайлауда сайлаучыларның Ромни республиканнар намзәте өчен көрәштә белдергән консерватив карашлар турында онытуына юл куймаячагын белдерде.

Барак Обама
Барак Обама
NBC телевидениесендә чыгыш ясап Обама Ромнины белү-белмәве турында сорауга җавап биреп «Минем аны күргәнем бар, әмма без дуслар түгел» диде.

“Rolling Stone” журналында басылачак интервьюда Обама Ромниның Республикан фиркадәге иң уң карашларны алга сөрүен онытмаска чакыра.

Обама Ромниның республиканнар намзәте булу өчен көрәшкәндә федераль бюджет чыгымнарын киметергә, байрак американнар өчен салымнарны киметергә чакыруларын президент булу өчен көрәшкәндә дә онытмаячагына өмемләнүен әйтте.

Ромни үз чыгышларында Обаманы һәм Демократик фиркане американнарны эш белән тәэмин итү, илнең икътисади торгынлыктан чыгуы өчен берни дә диярлек эшләмәүдә гаепләде. Әмма, Кушма Штатларда узган август аенда эшсезлек дәрәҗәсе 9,1 процент булса, март аенда ул 8,2 процентка төшкән.

Сайлауга ярты ел калып барганда фикер белешүләр президент көрәшендә төп бәхәс икътисад тирәсендә барачагын күрсәтә. Шул ук фикер белешүләр әлегә Обаманың тарафдарлары Ромниныкы белән чагыштырганда күбрәк булуын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG