Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә оппозиция ягына күчкән 10 хәрби һәлак булды


Сүрия башкаласы Димәшк янында булган бәрелешләрдә оппозиция ягына күчкән кимендә 10 хәрби һәлак булды. Бу хакта Лондонда урнашкан кеше хокукларын яклау төркеме хәбәр итте. Шулай ук хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, диңгез буендагы Латакия төбәгендә президент Башар Әсадның җәйге утары янында атышлар булган. Анда һәлак булучылар турында мәгълүмат юк.

Ике атна элек тарафлар көч куллануны туктату турында килешүгә карамастан, Әсад көчләре белән оппозиция арасында бәрелешләр дәвам итә. Килешү БМО һәм Гарәп илләре лигасының махсус вәкиле Кофи Аннан арадашчылыгында кабул ителгән иде.

Бүген Димәшккә Норвегия генералы Роберт Муд килә. БМО аны Сүриядә тынычлык килешүенең үтәлүен тикшерү өчен җибәрелгән күзәтүчеләр төркемен җитәкләүче итеп билгеләде.
XS
SM
MD
LG