Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 1 май чарасында коммунистларга бәйсез һөнәр берлекләре дә кушылачак


Татарстан коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов 1 май көнне булачак чарада үзләренә кайбер бәйсез һөнәр берлекләре кушылачагын да әйтә. Коммунистлар гади халыкның тормышын яхшырту, аерым алганда, Путинның сайлау алдыннан биргән вәгъдәләрен үтәтү таләпләре дә куячак. Шулай ук ЛДПР, «Гадел Русия» һәм башка сәяси көчләрнең Казандагы бүлекләре дә 1 май йөрешенә чыгачак.

Хөкүмәт канаты астындагы Татарстан һөнәр берлекләре рәисе Татьяна Водопьянова «Бизнес Online”га үзләре оештырган чараның “Гаделлекнең төзелеше өчен” дип аталачагын белдерде. Водопьянова сүзләренчә, бүген хезмәт хаклары һәм төрле катлам кешеләренә ярдәм әһәмияткә ия мәсьәләләр булып тора.

1 майда Мәскәүдә сул көчләр: КПРФ, “Сул фронт” һәм шулай ук анархистлар үзләренең чарасын бергә үткәрәчәк.

Оппозициядәге “Сул фронт” хәрәкәте урам йөреше “Кремльне ялганчылардан чистартыйк!”, “Тандемны – тарих чүплегенә!” дигән шигарьләр астында үтәчәк дип белдерә. Оештыручылар Русия хакимиятенең социаль-иктисади сәясәтенә ышаныч беткәнлеген дә белдерергә җыена.
XS
SM
MD
LG