Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Мөселман республикасы булу үзенчәлеге кулланылырга тиеш


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика Якын көнчыгыш төбәге илләреннән инвестицияләр җәлеп итүнең башында гына. «Бу юнәлештә без ике-өч ел актив эшлибез, якын арада уңай нәтиҗәсе дә булыр», диде Миңнеханов Russia Today телеканалына биргән әңгәмәдә.

“Әлегә кадәр без күпчелек очракта Европа белән эшлибез, гарәп дөньясы һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия белән эшчәнлек җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә без игътибарны гарәп дөньясын юнәлттек. Безнең республика – мөселман республикасы һәм бу үзенчәлекне без шулай ук кулланырга тиеш, диде Миңнеханов.

Миңнеханов Дубайда AIM 2012 инвестицияләр форумында ике яклы очрашуларда катнашты. Чит ил вәкилләре белән Татарстан белән ике арадагы хезмәттәшлекне булдыру турында сөйләшүләр алып барды.
XS
SM
MD
LG