Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәгә тәртипсезлекләрне бетерү өчен өстәмә гаскәр кертелгән


Мисыр башкаласы Каһирәгә тәртипсезлекләрне бетерү һәм саклану министрлыгы янындагы бәрелешләрне туктату өчен ныгытылган хәрби машиналар белән өстәмә гаскәр кертелгән. Күрүчеләр әйтүенчә, хәрбиләр вәзгыятьне үз контроленә алган инде.

Соңгы хәбәрләргә күрә, бәрелешләрдә һәлак булучыларның саны 11 кешегә җитте, алар арасында полициянең бер хезмәткәре дә бар. Кимендә 50 кеше яраланган.

“Мөселман кардәшләр” хәрәкәте һәлак булганнарны искә алу өчен 2 майда үзләренең сайлау алды кампаниясен туктатып тору турында белдерде.

Бүген таң алдыннан билгесез кешеләр хөкүмәткә каршыларның саклану министрлыгы янына куелган чатырларына һөҗүм итте. Ике якта бер-берсенә ташлар һәм яндыргыч бомбалар ата башлады. Аннан каршылык күрсәтүчеләр килгән гаскәрләргә каршылык күрсәтте.

Хәрбиләрнең хакимияттән китүен таләп иткән чаралар шимбә көнне башланган иде. Кайбер хәбәрләргә күрә, каршылык белдерүчеләрнең күбесе лидерлары президент сайлаудан читләштерелгән консерватив исламчы-сәләфиләр.

2011 елның февралендә Хөсни Мөбәрәк режимы бәреп төшерелгәннән соң хакимияткә килгән хәрбиләр май ахырына билгеләнгән президент сайлаудан соң идарәне цивил хакимияткә бирергә вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG