Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күвәйттә Аллаһ, Коръән һәм пәйгамбәрләрне мыскыл иткән өчен үлем җәзасы турында канун кабул ителде


Күвәйтнең Милли мәҗлесе Аллаһ, Коръән һәм пәйгамбәрләрне, шулай ук Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыннарын мыскыл итү өчен үлем җәзасы турында канунны икенче һәм соңгы укылышта тикшереп кабул итте.

Әлеге канунны бозган, әмма үз гаебен таныган мөселман кешесенә биш еллык төрмә һәм 10 мең динар (36 мең доллар) күләмендә акчалата җәза каралган. Әлеге җинаятьне кабат кылган кеше үлем җәзасына тартылачак.

Мөселман булмаган кешеләргә мондый җинаять өчен 10 ел төрмә каралган, канунда аларга үлем җәзасы турында сүз юк.

Канун хөкүмәттә раслаганып матбугат чараларында басылып чыкканнан соң бу айда ук гамәлгә керә, диде юстиция министры Җәмал Шәхаб.
XS
SM
MD
LG