Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Миллионнар маршында" катнашучылар полиция белән бәрелешә


"Сул фронт" координаторы Сергей Удальцов
"Сул фронт" координаторы Сергей Удальцов
Мәскәүдә бүген оппозициянең зур митингы узарга тиеш булган Сазлык мәйданында протест белдерүчеләр белән полиция бәрелешә.

Азатлык радиосының Сазлык мәйданындагы хәбәрчеләре белдерүенчә, «Сул фронт» координаторы Сергей Удальцов җитәкчелегендәге оппозиционерлар төркеме Зур таш күпер янында утырып протест белдерү чарасын башлаган. Бүгенге протест чарасына чыккан башка күпсанлы кешеләр дә аларга кушылган. Хакимиятнең күперне ябып анда протест белдерүчеләрне кертмәве кешеләрнең ачуын чыгарган.

Удальцов утырып протест белдерү хакимият өч таләпне үтәгәнчегә кадәр дәвам итәчәк диде. Алар бер сәгать эчендә оппозициягә федераль телевидение каналына чыгу мөмкинлеге бирүне, Владимир Путинның президент вазифасына керү тантанасын үткәрмәүне, яңа президент һәм парламент сайлаулары уздыруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG