Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Миллионнар маршында” тоткарланганнарның эше җәмәгать мәхкәмәләрендә карала


Мәскәүдә якшәмбе көнне узган “Миллионнар маршында”, полиция хәбәр итүенчә, 436 кеше тоткарланган. Аларның күпчелеге сорау алынганнан соң иреккә чыгарылган. Кайберләренең эше бүген җәмәгать мәхкәмәләрендә карала.

Сәясәтче Борис Немцов кичә урам җыенын оештыру тәртибен бозуда гаепләнеп акчалата җәзага тартылды. “Сул фронт” координаторы Сергей Удальцовның кулга алынганнан соң сәламәтлеге начараеп ул хастаханәлгә салынды. Блогер Алексей Навальный узган төнне полиция бүлегендә уздырды.

Кичә Мәскәүдә урам җыены вакытында булган бәрелешләр булды. Яраланганнар арасында оппозиция вәкилләре һәм полиция хезмәткәрләре бар.
XS
SM
MD
LG