Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанның яңа сайланган парламентында 5 фирка булачак


Якшәмбе көнне Әрмәнстан парламентына булган сайлау нәтиҗәсендә президент Серж Саргсян җитәкчелегендәге Республикан партиясе 44% тавыш алып урыннарның күпчелеген алды.

Парламентта шулай ук хакимияттәге коалициягә кергән тагын ике фирка һәм оппозициядәге ике партиянең вәкилләре булачак.

Сайлауда халыкның 62% катнашты.

Конституция нигезендә парламент сайлавыннан соң Әрмәнстанда яңа хөкүмәт төзеләчәк.
XS
SM
MD
LG