Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимиятләр SSJ-100 очкычының тауларга бәрелүен йәки тотык итеп алынуын фаразлый


Русиядә эшләнгән SSJ-100 Җакарта һава аланында
Русиядә эшләнгән SSJ-100 Җакарта һава аланында
Индонезия хакимиятләре бүген радарлардан югалган Superjet-100 очкычының начар һава шартларында тауларга бәрелеп җиргә төшүен йәки террорчыларның аны тотык итеп алуын фаразлый.

Очкычны күрсәтер өчен оештырылган бу очышта булган 44 кешенең исемнәре игълан ителде. Русия ватандашлары арасында очкычта очучылар Александр Яблонцев һәм Александр Кочетков, штурман Олег Швецов, инженерлар Алексей Киркин һәм Денис Рәхимов, шулай ук очкычны сатучы ширкәт җитәкчеләреннән өч кеше булган.
XS
SM
MD
LG