Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә Superjet-100 калдыклары табылды


Русиядә җитештерелгән Sukhoi Superjet-100 9 май көнне Азия илләренә күрсәтер өчен оештырылган очыштан кире кайтмады. Һавага күтәрелеп 20 минут узганнан соң очкыч радарлардан югалды. Аны тәҗрбәле очучы Александр Яблонцев идарә иткән.

10 май иртән һәлакәткә очраган очкычның калдыклары Ява утравының көнбатышында Салак тавы битендә табылды. Очкычта 48 кеше, алар арасында Русиянең 8 ватандашы булган, дип хәбәр ителә.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев күрсәтмәсе нигезендә һәлакәт сәбәпләрен тикшерү өчен комиссия төзелгән. Индонезиягә очкычны төзүче һәм сатучы ширкәтнең вәкилләре китте.

Әлеге Sukhoi Superjet-100 очкычы Азиянең алты илендә - Казакъстан, Пакстан, Мьянма, Индонезия, Лаос һәм Вьетнамда күрсәтелергә тиеш булган. Аның беренче очышы 2008 елның 19 маенда күрсәтелгән иде.
XS
SM
MD
LG