Accessibility links

Путин АКШка “Зур сигезлек” саммитына бармый


Русия президенты Владимир Путин АКШ президенты Барак Обамага 18-19 май көннәрендә Кэмп-Дэвидта үтәчәк “Зур сигезлек” саммитына бармаячагын хәбәр иткән. Бу хакта Путин чәршәмбе көнне шалтыратып әйтте, дип белдерде Ак Йорт.

Русия президенты яңа хөкүмәт төзү эшләре белән мәшгүл булуын әйткән. Аның урынына саммитка премьер-министр Дмитрий Медведев бара.

Обама һәм Путин соңырак, башка икътисади форум кысаларында очрашырга килешкән.
XS
SM
MD
LG