Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия генераллары 1997 елда фетнә оештыруда гаепләнеп кулга алынды


Төркиядә берничә генерал 1997 елда хәрби фетнә оештыру омтылышында гаепләнеп кулга алынды. Алар арасында хәзер дә хәрби хезмәттә булган генераллар, шулай ук хәрби һава көчләре маршалы һәм берничә генерал-майор бар, дип хәбәр ителә.

Мәхкәмә вәкиле хәбәр итүенчә, апрель аенда бу эш белән бәйле Генераль штабтан һәм хәрби җитәкчелектән барлыгы 30дан артык кеше кулга алынган.

“1997 елгы фетнә тыныч узды, әмма Төркиянең икътисади үсешенә зыян китерде”, диелгән мәхкәмә вәкиле белдерүендә.

Хакимиятләр Төркия конституциясенә үзгәрешләр керткәннән соң хәрбиләрнең эше хәрби булмаган мәхкәмәләрдә дә карала ала. Бүгенге көндә шулай ук 1980 елгы фетнәне оештыручылар өстеннән дә хөкем эше дәвам итә. Ул фетнә нәтиҗәсендә йөзләгән кеше төрмәгә ябылып юк ителде һәм хәбәрсез югалды.
XS
SM
MD
LG