Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистайда сәүдә үзәгендә агуланучылар саны 19 кешегә җитте


Чистайда “Эссен” сәүдә үзәгендә агуланучылар саны 19 кешегә җитте. Бу хакта “Комсомольская правда” белдерә. Җомга кичендә 17 кеше хастаханәгә салынган иде. Соңрак тагын ике кеше китерелгән. Табиблар җиде кешенең хәле авыр дип белдерә.

Татарстан тикшерү комитеты әлеге хәлне тикшерә. Шуннан соң җинаять эше ачу-ачмау хәл ителәчәк. Зыян күрүчеләр сүзләренчә, кибет ашханәсендә ашагач алар үзләрен начар хис итә башлаган.
XS
SM
MD
LG