Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда #ОккупайТукай чаралары уза


Казан гражданнар берлеге оппозиционерлары “Ак атна” чарасын уздыра. Бу чара көн дә Бауман урамында 18.50дән 19.25кә кадәр дәвам итәчәк. Оппозиция идеялары якын булучылар Казан үзәгендә шигарьләрсез йөриячәк.

Шулай итеп берлек вәкилләре Мәскәү оппозиционерларына теләктәшлек белдерергә җыена һәм бу чараны да аларныкы нигезендә #ОккупайТукай дип атаганнар.

Билгеле булганча Мәскәүдә президент Владимир Путин инаугурациясеннән соң каршылык чарасы казакъ шагыйре Абай Кунабаев һәйкәле янында узды һәм #ОккупайАбай дип аталды. Бу Нью-Йорктагы Оссupy Wall Street демонстрациясе исеменнән алынды.
XS
SM
MD
LG