Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ришат Фазлиәхмәтов: "Татар егете булуым белән горурланам"


Яшь җырчы Ришат Фазлиәхмәтов белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:07 0:00

Яшь җырчы Ришат Фазлиәхмәтов белән әңгәмә

17 майда Казанда татар концертлары сезонын түгәрәкләп “Татарча солянка” үтә. Әлеге тамашада яшь җырчы Ришат Фазлиәхмәтов та катнаша. Ул пәрәвездә дә иң еш телгә алынучы җырчылар арасында.


Ришат Фазлиәхмәтов тумышы белән Мари Иленең Бәрәңге районы Мазарбаш авылыннан, әнисе Луиза - Татарстанның Мамадыш районыннан, әтисе Нур - Мари Иле егете. Уникста үтәчәк сезонның соңгы зур концерты алдыннан Ришат белән очрашып сөйләшергә булдык. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, аның исем фамилиясе Яндекс эзләү системында иң күп телгә алынучы җырчылар рәтендә. Халык телендә аны “яңа Салават” дип тә йөртәләр икән.



Нинди нәселдә туган егет син?

– Чиста татар гаиләсеннән. Иван Грозный чукындыруыннан качкан татарлар нәселеннән димме соң. Авылыбыз да чиста татар авылы.

Күп кеше минем Мари Иленнән килгәнне белгәч, син маридыр инде ди. Мари түгел мин, Аллага шөкер! Үземнең татар егете булуым белән горурланып яшим.

Дилә белән Булат Нигъмәтуллиннарның якташымы инде син?

– Әйе, без алар белән бер авылдан – Мазарбаштан.

Син аларны белеп үстеңме?

– Белеп үстем, мин бала вакытта алар авылның мәдәният йортында җырлый иделәр.

Яшүсмер вакытта кемнәрне тыңладың?

Ришат Фазлиәхмәтов
Ришат Фазлиәхмәтов
– Ул вакытта Салават Фәтхетдинов бик популяр җырчы иде инде. Аның җырларын җырлап үстек. Җыр конкурсларында да аның репертуарын кулландым. Анда баргач инде башка катнашучылар, Ришат килде, безгә алдынгы урын булмаячак дип әйткәннәре истә. Чөнки ул конкурсларда һәрвакыт беренче урын алып килдем.

2002 елны гран-при алып Мәскәүдә президент чыршысында булдым. Ул вакытта мәктәптә укый идем әле, Владимир Путин һәм Людмила Путина белән фотоларга төштек. Мәскәү кирмәне оештырган чыршы бәйрәме иде ул. Тавышым Русия башкаласына кадәр алып барды.

Җырлау сәләтен сиңа нәселдән бирелгәнме?

– Әти-әни җырламый, бабайда да андый сәләт булмаган. Әби генә урманда җиләк җыйганда азрак җырлаган булса кирәк. Миңа ул сәләтне Аллаһы тәгалә биргән!

Яшүсмер вакыттан синең җырчы буласың килдеме?

– Мин әле техника белән дә кызыксынырга яратам. Биш-алты ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Ике ел үзем өлкән йөртүче идем, ярдәмчем 40 яшьлек абзый иде. Ул вакытта инженер-механик булырга теләдем. Көрәш белән дә шөгыльләндем. Ләкин ул шөгыльләр артта калды, җырчы булып киттем.



Сине ишле гаиләдән дип ишеттек?

– Әйе, гаиләдә дүртенче бала мин. Өч абыем бар. Бөтенесе эшкуар, аларга рәхмәт, ярдәм итеп торалар.

Югары белемне кайда алдың?

– Мәктәпне бетергәч 2006 елда әни белән Казанга килдек.

Нигә абыйларың белән бармадың?

– Әни үткен кеше минем, шуңа аның белән идем. Икәүләп Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының ишеген ачтык. Имтиханнарны уңышлы биреп көндезге бүлеккә укырга кердем. Эстрада бүлеген тәмамладым.

Сине Салават Фәтхетдиновның шәкерте һәм сәхнәгә ул чыгарды диләр, бу дөресме?

– Дөрес. Мин Салават абыйга бик зур рәхмәтлемен. Зур сәхнәгә аның аша чыктым, хәзер “Барс Медиа” ширкәте күтәрә. Алардан башка бу кадәр танылу алмас идем.
XS
SM
MD
LG