Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда полиция бүлегендә бер ир кеше үлгән


Яшел Үзәннең полиция бүлегендә йөрәк өянәгеннән 49 яшьлек ир кеше үлгән. Ул 6 май көнне наркотик белән исергән хәлдә китерелгән. 8 майда сигез тәүлеккә сак астына озатылган. Ашыгыч ярдәм машинасы килсә дә, ир кешене коткарып кала алмаганнар.

Хәзер әлеге хәлне тикшерү башланган.
XS
SM
MD
LG