Гомумрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан бүлеге оешмасы идарәсендәге проблемнар хәл ителмәү сәбәпле, оешманың инициатив төркеме 14 майда ачлык башлаган. Regnum язуынча, Башкортстанның эш һәм социаль яклау министрлыгы чара урынында кешеләрнең сәламәтлеген тикшерү өчен медицина пунктын ачкан, ачлык тотучылар су белән тәэмин ителгән. Инде ачлык тотучыларның берсе хастаханәгә озатылган булган, аннары ул киредән акциядә катнашучыларга кушылган.
Республика хөкүмәте инвалидлар мәсьәләсен хәл итү өчен 22 май көнне Уфада оешма идарәсен җыярга карар кылган.
Ачлык тотучылар оешманың җитәкчесе һәм урынбасарын эшеннән алынуын таләп итәләр һәм бер ел дәвамында хезмәт хакы һәм дотация алмауларыннан зарланалар.