Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда "Урал татарлары" конгрессы җыены үтәчәк


"Урал татарлары" конгрессы 19 майда идарәнең яңа рәисен сайларга әзерләнә
"Урал татарлары" конгрессы 19 майда идарәнең яңа рәисен сайларга әзерләнә

"Урал татарлары" конгрессының яңа рәисе кем булыр? Дилбегә яшьләргә тапшырыла.

Өч ел элек, 2009 елның 16 май көнендә Свердлау өлкәсендә "Урал татарлары" конгрессын оештыру җыены узды. Ул чарада өлкәнең төрле почмакларыннан җыелган 118 делегат катнашты. Низамнамә нигезендә конгрессның идарәсе һәм аның рәисе өч елга бер сайланырга тиеш. Чираттагы җыен 19 майга билгеләнгән.

"Бүгенге көндә Свердлау өлкәсенең 24 районында "Урал татарлары" конгрессының 600дән артык теркәлгән әгъзасы бар. Алар барысы да җыенга делегат булып чакырылган, алар барысы да яңа идарә һәм рәисне сайлаганда үз тавышларын бирәчәк. Әлегә безнең белән эшләмәгән оешмалар вәкилләрен кунак итеп чакырдык. Казаннан да килгән кунакларны исәпкә алып барлыгы меңгә якын кеше катнашында зур җыен булыр дип уйлыйбыз”, дип сөйләде Азатлыкка соңгы бер елда рәис вазифаларын үтәгән Фәвия Сафиуллина.

Конгресс өч елда ике зур федераль чара оештырган. 2010 елда Екатеринбурда Бөтенрусия фольклор иҗат төркемнәренең “Түгәрәк уен” фестивале узды. 2011 елда Урал җире федераль Сабантуен кунак итте. Моннан тыш, даны Русиянең төрле төбәкләренә таралган “Урал сандугачы” фестивале дә Екатеринбурда "Урал татарлары" конгрессы ярдәмендә оештырылып килә.

Төп максат – җыр-бию түгел

Конгресс татарларның яшәү шартларын, эш урыннарын да кайгырта.

“Конгрессның беренче рәисе, аның эшен җайлап, көйләп җибәргән кеше - Ренат Садриев Татарстанның Уралдагы даими вәкиле итеп билгеләнгәннән бирле без татар авылларының хәлен, милләттәшләребезнең яшәешен яхшырту өчен эшләр башладык. Күптән түгел Казанда узган татар эшмәкәрләре җыенында 18 кеше катнашты, алар канатланып кайтты, эш башланды, фермерлар шурасы төзелде, без аларга өлкәнең авыл хуҗалыгы министрлыгы белән элемтә булдыру юлларын таптык,” дип сөйләде Фәвия ханым.

Конгресс Түбән Сырга районы Шәкүр авылында чия утырту өмәсен уздырды. "Мондый чаралар халыкны берләштерә, кәефен күтәрә", ди Фәвия Сафиуллина
Конгресс Түбән Сырга районы Шәкүр авылында чия утырту өмәсен уздырды. "Мондый чаралар халыкны берләштерә, кәефен күтәрә", ди Фәвия Сафиуллина
Конгресс татар авылларында мәчетләр төзелешенә акча җыю эшен җайлаган. Үз хисапларына артистлар китереп Урал татарлары 6-7 сәгать хәйрия марафоннары оештыралар. Җыр-биюне карарга килгән халык төзелешкә акча да калдырып китә.

“Иң мөһиме - бу өч ел эчендә без зур, чыдам, көчле, бердәм команда туплый алдык. Безнең эшебезгә яшьләр кызыга башлады, арабызда креатив фикерле, эшләргә теләкләре булган яшьләрнең булуына без бик шат”, ди Фәвия Сафиуллина.

"Урал татарлары" конгрессының яңа рәисе итеп Марат Салихов тәкъдим ителгән. Марат Салихов – Новоуральски шәһәрендә туып үскән. 30 яшьләр тирәсендәге эшкуар үзенең туган шәһәрендә татарларның иҗтимагый һәм мәдәни тормышын оештырган, аны финанслаган кеше. Бүгенге көндә "Урал татарлары" конгрессының идарә әгъзасы булып тора. Тавыш бирү 19 май Екатеринбурда "Урал татарлары" конгрессы җыенында үтәчәк.

Казаннан җыенга Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров һәм 40лап кешедән торган сәнгатькәрләр һәм иҗтимагый хәрәкәт вәкиллеге баруы көтелә. Җыенга шулай ук өлкәнең яңа җитәкчелеге дә чакырылган.
XS
SM
MD
LG