Accessibility links

Кытайда туннель төзелешендә 19 эшче үлгән


Кытайда җир асты туннеле казу эшләре барышындагы шартлау нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак булган, бер кеше яраланган.

Каза илнең көньяк-көнчыгышындагы Хунань вилаятендә тиз йөрешле яңа юл төзелеше вакытында була. Шартлау вакытында эшчеләр шартлаткыч әйберләр төягән машина бушаткан.

Мондый хәлләр Кытайда еш була. Ул нигездә иминлек шартлары сакланмау белән бәйле.

XS
SM
MD
LG