Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы НАТО көчләре һәлак булды


Әфганстанның көньягында интихарчы һөҗүме нәтиҗәсендә НАТОның ике хәрбие үлде. Урузган хакимияте җитәкчеләре белдерүенчә, теракт вакытында берничә җирле кеше, шул исәптән балалар да үлгән.

Узган җомгада Кунар вилаятендә НАТО ныгытмасына ут ачу нәтиҗәсендә халыкара хәрбиләрнең ике солдаты һәлак булды, алтысы яраланды.

Май ае башыннан бирле Әфганстанда 24, ел башыннан 156 НАТО хәрбие үлде.
XS
SM
MD
LG