Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородта тоткынны кыйнап үтергән элекке полиция хезмәткәре 10 ел төрмәгә хөкем ителде


Түбән Новгород өлкәсе Дивеево районы мәхкәмәсе полициянең элекке хезмәткәрен 10 ел төрмәгә хөкем итте.

Исеме хәбәр ителмәгән бу хезмәткәр узган елның ноябрендә кеше үтерүгә катнашы булуда шикләнелеп Дивеево эчке эшләр идарәсенә китерелгән бер тоткынны кыйнаган. Тоткын соңырак хастаханәдә үлгән.
XS
SM
MD
LG