Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекмәнстан эшкуарлары үз фиркаләрен төзи


Төрекмәнстанның рәсми мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, эшкуарлар үзләренең фиркасен оештыра. Эшкуарлар берлеге бу хактагы белдерүен берничә мәгълүмат чарасына тараткан.

Яңа партиянең программасы якын арада билгеле булачак, аның рәсми теркәлү-теркәлмәве әлегә билгесез.

1991 елда Төрекмәнстанның Советлар Берлегеннән чыгып бәйсезлек игълан итүеннән бирле илдә бер генә фирка, авторитар кануннарны алга сөргән Демократик партиясе булды. 2010 елда президент Корбангули Бирдемөхәммәдов тагын бер фирка булдырырга кушып парламентка сәяси партияләр турындагы канунны үзгәртергә фәрман бирде.
XS
SM
MD
LG