Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә полиция золымына каршы митинг үтә


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә Пушкин паркы янында полиция золымына каршы митинг үтә.

Парк тирәсе койма белән уратып алынган, кешеләр тикшерелеп кертелә.

Чарада катнашучылар арасында “Сул фронт”, “Ак тасма” хәрәкәтләре, шулай ук, мәхкәмә карары белән куып таратылган “ОккупайАбай” лагеры активистлары.

Чарада катнашучылар полициянең 6 майда Мәскәүдә “Миллионнар маршы” вакытындагы гамәлләренә, һәм гомүмән, протест чарасына чыккан кешеләрнең күпләп тоткарлануына ризасызлык белдерергә җыена.
XS
SM
MD
LG