Accessibility links

Мәскәүдә «Урам җыеннныры турындагы» канунны кырыслатуга каршы протест чарасы үтте


Мәскәү -- Бүген Мәскәүнең Пушкин бакчасында «Урам җыеннныры турындагы» канунны кырыслатуга каршы протест чарасы үтте. Чараны «Яблоко» партиясе активистлары оештырды.

Чарада катнашучылар тоткын киеменә киенеп, наци Германиясе чорындагы хәрби көйләр яңгыраткан. Шул рәвешле алар Русия думасында каралучы «Урам җыенннырында тәртип бозган өчен штрафны арттыру турындагы» канун өлгесенә протест белдергән.

«Интерфакс» хәбәр итүенчә, чараны оештыручыларның берсе – Петр Иванчиков тоткарланган. Полиция аңа чараның темасын үзгерткән өчен шелтә белдергән.

«Яблоко» җитәкчесе Сергей Митрохин бу тоткарлауны «репрессия» дип атады һәм үз тарафдарларын сәяси әүземлеген киметмәскә чакырды.
XS
SM
MD
LG