Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный коррупция белән көрәш фонды иганәчеләр исемлеген фаш итте


Оппозиционер Алексей Навальныйның коррупция белән көрәш фонды үзенең иганәчеләр исемлеген фаш итте. “Ведомости” газетасы язуынча, фонд 11 эшмәкәр һәм җәмәгатьчелекнең биш вәкиленнән иганә ярдәме алу турында килешкән. Алар арасында “Росгосстрах” вице-президенты Роман Борисович, “Альфа-группа” стратегик планлаштыру җитәкчесе Алексей Савченко, дәүләт резерв корпорациясе идарәчеләр шурасы рәисе Александр Лебедев бар.

Хәзерге вакытта иганәчеләр дүрт миллион ярым сумлык ярдәм күрсәткән. Навальный әйтүенчә, икенче ярты еллыкта алар тагын шулкадәр күчерергә вәгъдә иткән.
XS
SM
MD
LG