Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда тибет хатын-кызы үз-үзен яндырган


Кытайның көньяк-көнбатышындагы Сычуан вилаятендәге будда чиркәве янында Тибетта Кытай идарәсенә каршылык йөзеннән өч бала анасы булган тибет хатын-кызы үз-үзенә ут терткән.

Ул шунда ук җан биргән. Бу инде соңгы дүрт елда 38нче шундый очрак. Әле узган якшәмбедә генә Тибет автоном бүлгесе башкаласы Лхастагы Дҗоканг чиркәве янында үзен ике монах яндырган иде.

Кешеләрнең үз-үзен яндырудан соң башланган каршылык чарасында катнашучыларның берничә йөзен хакимият тоткарлаган. Күп кенә тибетлар рәсми рәвештә Лхаста теркәлмәгән һәм сорау алганнан соң аларны шәһәрдән куганнар.
XS
SM
MD
LG