Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда АКШның пилотсыз очкычы ике сугышчыны үтерде


Пакстанның Әфганстан чигендә урнашкан Көньяк Вәзирстан виләятендә АКШның читтән идарә ителүче очкычы һөҗүмендә сугышчы дип шикләнелгән ике кеше үтереледе.

Виләят башкаласы Вана шәһәре янында очкыч аларның машинасына ракета аткан.

Пакстан иминлек көчләренең исеме аталмаган бер рәсмие әйтүенчә, соңгы 11 көн эчендә инде алты шундый һөҗүм булган.

АКШ Пакстанның көнбатышында Талибан һәм әл-Каидә сугышчыларына каршы читтән идарә ителә торган очкычлар белән инде күптәннән һөҗүмнәр оештырып килә.
XS
SM
MD
LG