Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә машина минага юлыгып сигез кеше яраланды


Грузиянең Русия чигендәге Душет районында урманда урман хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре утырган йөк машинасы минага юлыгып шартлады.

Җирле хакимиятләр белдерүенчә, сигез кеше җиңелчә яраланган. Алар шулай ук мина бу көннәрдә генә куелган булырга тиеш, элегрәк урманчылар ул юлдан үткән, әмма мондый хәл булмаган ди.

Грузия эчке эшләр министрлыгы исә минаны 2008 елның августындагы сугыш вакытында Русия хәрбиләре калдырган булырга охшый ди.
XS
SM
MD
LG