Accessibility links

Кайнар хәбәр

Даниядә пәйгамбәр рәсемен урнаштыручыларга каршы һөҗүм әзерләгән 4 кеше 12 ел төрмәгә хөкем ителде


Дания мәхкәмәсе 2005 елда Мөхәммәд пәйгамбәр рәсемен урнаштырган басмада эшләүчеләргә каршы һөҗүм әзерләүдә гаепләнгән дүрт кешене 12 ел төрмәгә хөкем итте. Рәсмиләр бу эшне Даниядә тикшелергән иң җитди террор эше булды, дип белдерде. Чыгышлары белән Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыштан булган Швеция ватандашлары 2010 елның декабрендә кулга алынган иде. Аларның Копенһагендагы "Jyllands-Posten" басмасы чыгучы бинага һөҗүм әзерләве игълан ителде.

Мәхкәмә карары нигезендә, җәза мөддәте тәмамлангач бу дүрт кеше Даниядән куылачак. Мөселман илләрендә пәйгамбәрдән көлеп нәшер ителгән рәсемнәргә ачу белдереп ризасызлык чаралары узган иде.
XS
SM
MD
LG