Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе хөкүмәт көчләре Һама вилаятендә 80ләп кешене үтерде дип белдерә


Сүрия оппозициясе 6 июнь көнне илнең Әл-Кубаир һәм Маарзаф шәһәрләрендә “күпләп үтерү” булды, дип белдерде. Һава вилаятендә хөкүмәт көчләре һөҗүмендә һәлак булган 80ләп кеше арасында 20ләп бала һәм 20дән артык хатын-кыз, дип хәбәр итте оппозиция.

Сүрия хөкүмәте бу гаепләүне “ялган” дип атады.

Һәлак булганнарны барып күргән кешеләр аларның якыннан атып йәки пычак белән үтерелгәнен хәбәр итте.

Ике атна элек Һомс вилаяте Һула шәһәрендә шулай 108 кеше үтерелгән иде.

БМО мәгълүматларына караганда, 15 ай элек авторитар режимга ризасызлык белдерүдән башланган сугышта һәлак булганнарның саны 9000 артып китте.

АКШ Сүриядәге низагны чишү өчен Башар Әсад хакимияттән китәргә тиеш дип саный. Әмма Кытай һәм Русия Сүриянең эчке эшләренә тыштан тыкшынуга каршы чыга.

“Русия һәм Кытай Сүрия кризисын читтән көч кулланып йәки режимны алмаштыру юлы белән чишүгә катгый каршы чыга”, диелгән чәршәмбе көнне Кытай һәм Русия президентлары очрашуыннан соң ясалган уртак белдерүдә.
XS
SM
MD
LG