Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибайда инвестицияләр форумы бара


Инвестицияләр җәлеп итү форумы, Сибай, 8 июнь 2012
Инвестицияләр җәлеп итү форумы, Сибай, 8 июнь 2012

Башкортстанның Чиләбе өлкәсенә күрше Сибай шәһәрендә ”Урал арты-2012” инвестицияләр җәлеп итү форумы башланды. Аның эшендә Русиянең 14 төбәге вәкилләре, җәмгысе дүрт йөзгә якын кеше катнаша.


Әлеге җыен өченче тапкыр оештырыла инде. Быелгы кунаклар арасында рәсми затлар да, эшкуарлар да, эре ширкәт башлыклары да, галимнәр дә бар. Киңәшмәдә бу төбәккә инвестицияләр җәлеп итү, яңа ширкәтләр төзү һәм эш урыннары булдыру мәсьәләләре тикшерелә.

Форумда катнашкан Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов сүзләренчә, эшсезлек мәсьәләсе республикада кискен тора. Эшсезлек күләме гомум Русия дәрәҗәсеннән дә югарырак, ил буенча ул – 6,6 процент булса, Башкортстанда 7,7 процент дәрәҗәсендә.

8 июнь көнне Сибайда башланган җыенда 7 миллиард сумлык инвестиция килешүләре имзаланган да инде. Нәтиҗәдә 1300 яңа эш урыны булачак дип көтелә.

Инвестиция килешүләре нигезендә яңа төзелеш әйберләре җитештерү ширкәтләре, сөт азыклары ширкәте төзеләчәк һәм авыл хуҗалыгын күтәрүгә этәргеч бирәчәк башка заманча проектлар тормышка ашырылачак. Күп эшләр Баймак һәм Әбҗәлил районнарын колачлый.

Инвестицияләр җәлеп итү җыены үз эшен 9 июньдә дә дәвам итә. Аның чикләрендә түгәрәк өстәл сөйләшүләре дә, эшлекле очрашулар да каралган.
XS
SM
MD
LG