Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атом идарәсенең Иран белән сөйләшүләре уңышсыз тәмамланды


Җомга көнне Венада Халыкара атом идарәсе белән Иран вәкилләре арасындагы сөйләшү нәтиҗәсез тәмамланды. Тарафлар Иранга атом корылмаларына күзәтүчеләрне кертү турында сөйләште. Көнбатыш Иранның атом коралы ясавыннан шикләнә.

Идарә белдерүендә, Иранның инде элек хәл ителгән мәсьәләләргә кабат кайтуы һәм яңа сораулар куюы турында әйтелгән. Баш инспектор Һерман Нэкертс сөйләшүләр белән канәгать булмаганын белдерде.

Идарәдәге Иран вәкиле Али Асгар Солтания атом корылмаларына тикшерүчеләрне кертү мәсьәләсенең катлаулы булганын һәм аның тиз генә хәл итеп булмаганын әйтте.
XS
SM
MD
LG