Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә беренче тур сайлауда социалистлар 46% тавыш казанган


Франциядә парламент сайлавының беренче турында яңа президент Франсуа Олландның социалистлар партиясе җиңде.

Рәсми мәгълүматларга караганда, социалистлар аларның фикердәшләре булган «яшелләр» белән бергә 46%ка якын тавыш казанган. Ә элекке президент Николя Саркозиның фиркасе 34% тавыш җыйды.

Әгәр бу нәтиҗәләр 17 июньгә билгеләнгән икенче турда расланса, Олланд вәгъдә иткән реформаларны уздыру өчен парламент күпчелеген алачак.
XS
SM
MD
LG