Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта кайсы телләрдәге серсүзләрне ачу җиңелрәк?


Күпчелек телләрдә булган уртак сүзләр исемлеге төрле телләрдәге серсүзләрнең шактый зур өлешен ачарга ярдәм итә.

Алай эшләмәскә дип кат-кат кисәтүләргә карамастан, күп кенә кешеләр интернетта үз мәгълүматларын саклау өчен җиңел генә чамалап ачып була торган серсүзләр (password) куллана. “12345”, “password”, "пароль" кебек җиңел генә истә кала торган серсүзләрне ачу интернет каракларына да бик җиңел эш. Бигрәк тә еш кулланыла торган гадәти серсүзләр исемлеген, сүзлеген кулланып карап ача торган компьютер програмнары өчен бу җиңел эш.

Кэмбридж университетының компьютер галиме Джозеф Боннэу Yahoo!ның 70 миллионлап кулланучысының серсүзләрен (аноним рәвештә) анализлау нәтиҗәсен игълан итте.

Хисапның бер бүлегендә мондый сүзлекне мең мәртәбә кулланып ачып караганнан соң серсүзләрнең ничә проценты ачылуы күрсәтелә. Кайберәүләр кытайча серсүзләрнең нигә авыр ачылуына, индонезий телендәгеләрне ачу җиңелрәк булуына төрле аңлатмалар табарга тырыша.

Шунысы да бик кызык, аерым бер телгә генә нигезләнүче сүзлекләр куллану белән күпчелек телләрдә булган уртак сүзләр исемлеген куллану нәтиҗәләре бер-береннән бик нык аерылмый. Мәсәлән, кытай сүзлеген куллану кытай серсүзләренең 4 проценттан артыгын ачарга ярдәм итсә, уртак сүзләр исемлеге белән аларның 2,9 проценты ачылган. Ягъни, бер генә уртак исемлек тә төрле телләрдәге серсүзләрнең шактый зур өлешен ачарга ярдәм итә, чөнки кешеләр төрле телләрдә сөйләшсә дә, күбесе серсүзләр өчен шундый уртак сүзләрне кулланырга ярата икән.
XS
SM
MD
LG