Accessibility links

Германия полициясе исламчыларга каршы меңгә якын рейд уздырды


Бүген полиция сәләфи экстремистларының дәүләткә каршы котырту эшен тикшерү барышында Германиянең төрле шәһәрләрендә меңгә якын рейд уздырды.

70 шәһәр-авылдагы дистәләрчә биналарда тентүләр уздырылган.

Эчке эшләр министры Ханс-Петер Фридрих сүзләренчә, ул «Миллату Ибраһим» сәләфи төркемнәренең берсен тыйган һәм рейд нәтиҗәсендә тагын шундый ике оешманы ябу өчен дәлилләр табылыр дип өметләнә.

Сәләфиләр үзенә игътибарны полиция белән бәрелешләрдән соң җәлеп итте.
XS
SM
MD
LG