Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә парламентка икенче тур сайлаулар уза


Франциядә бүген парламентның кече пулатына сайлауларның икенче туры уза. Төп көрәш президент Франсуа Олланд җитәкчелегендәге социалист партиясе белән халык хәрәкәте берлеге вәкилләре арасында бара.

Фикер белешүләргә караганда, яңа сайланган президент Франсуа Олланд җитәкчелегендәге социалист депутатлар сул юнәлештәге башка көчләр белән парламентта күпчелеккә ия булырга мөмкин, дип фаразлана.

Олланд президент булып сайлангач та беренче чиратта икътисади хәлне яхшыртырга сүз бирде.

Бер атна элек узган беренче тур сайлауда социалистлар аларның фикердәшләре булган «яшелләр» белән бергә 46%ка якын тавыш казанган иде. Ә элекке президент Николя Саркозиның фиркасе 34% тавыш җыйды.
XS
SM
MD
LG