Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тикшерү комитеты бинасы каршында тоткарланучылар җаваплылыкка тартылган


Алдагы көнне Мәскәүдә Русия тикшерү комитеты бинасы каршында тоткарланган активистлар административ җаваплылыкка тартылган. “Интерфакс”ка Русия эчке эшләр министрлыгы идарәсендә белдерүләренчә, митинг һәм пикетлар оештыру тәртибен бозган өчен ун кешегә протоколлар төзелгән.

Тагын бер кеше полиция хезмәткәренә буйсынмаган өчен җаваплылыкка тартылган. Дүрт кеше белән аңлату сөйләшүләре алып барылган һәм алар җибәрелгән.

Кичә активистлар 6 майда Сазлык мәйданындагы хәлләргә бәйле тоткарланучыларны җибәрүне таләп итеп Русия тикшерү комитеты бинасы каршында чара уздырды. Активистлар әлеге чараларны атна саен шимбә көннәрен тишерү комитеты бинасы каршында үткәрергә килеште.
XS
SM
MD
LG