Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе илгә коралланган тынычлык хәрбиләрен кертергә чакыра


Президент Бәшәр Әсадка каршы торучы Сүрия милли шура БМО күзәтүчеләренең эшчәнлеген туктатуларына аптырауларын белдерә. Бүген төнлә чыккан белдерүдә оппозиция БМО иминлек шурасына Сүриягә коралланган тынычлык хәрбиләрен кертергә чакыра.

Документта күзәтүчеләрнең эшен туктатып торуы Әсад режимына файдага булуы һәм гади халыкны ярдәмсез калдыру дип бәяләнә.

Хокук яклаучылар хәбәр итүенчә, бүген Хомсның төрле районнарында хөкүмәт гаскәрләре халыкка ут ачуны дәвам иткән. Йөзләрчә яраланучылар бар. Азык-төлек һәм дарулар җитмәве әйтелә. Гысьянчылар сүзләренчә, хәрбиләр бу районнарга үтеп керсә, андагы меңнәрчә гаилә үтереләчәк.
XS
SM
MD
LG