Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда исламчылар хәрби хакимият карарларына ризасызлык белдерә


Мисырда ислам фиркаләре Югары хәрби шураның гыйнвар аенда гына сайланган парламентны таратып үз хакимиятен киңәйтү өчен чаралар күрүенә ризасызлык белдерде. Бүген хәрбиләр контролендә булган парламент бинасына дини фиркаләр депутатлары керәчәк, аларны яклап урам җыеннары үтәчәк, дип хәбәр ителде.

Югары хәрби шура илдәге башкарма хакимиятне 30 июньгә кадәр президент сайлавының икенче турында җиңгән намзәткә тапшырачагын белдерде. Узган атнада Конституция мәхкәмәсе парламент сайлавы нәтиҗәсен канунсыз дип табып аны тарату турында карар кабул итте.

Канун чыгару эшен хәрбиләр яңа парламент сайлавына кадәр үз контролендә калдырырга тели.

Мисыр президенты сайлавы нәтиҗәсе пәнҗешәмбе көнне игълан ителер, дип көтелә. Намзәтләр икесе дә – “Мөселман кардәшлеге” вәкиле Мөхәммәд Мурси һәм Әхмәт Шәфыйк, үзләренең җиңүләре турында белдерде. Күзәтүчеләр Мурсинең җиңү ихтималы зур, дип саный.
XS
SM
MD
LG