Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульян мәхкәмәсе Удальцовны утырышка көчләп алып килүне таләп итә


Ульян мәхкәмәсе Кремль тарафлы яшьләр хәрәкәте активистын кыйнаган булырга мөмкин Удальцовны утырышка кабат көчләп алып килүне таләп итте.

Удальцов сәламәтлеге сәбәпле мәхкәмәгә килмәде. Киләсе утырыш 27 июньгә билгеләнгән.

Анна Позднякова «Сул фронт» хәрәкәте вәкиле Удальцов аңа 21 апрельдә Ульяндагы митинг вакытында сукты дип белдерә. Удальцов Позднякованы ялган шикаятьтә гаепли.
XS
SM
MD
LG