Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Pussy Riot төркеменең ике әгъзасын сак астында калдырды


Мәскәү мәхкәмәсе Мәскәүдә Коткаручы Гайсә чиркәвендә Путинны хакимияттән алуны сорап "панк-ялвару" концерты белән чыгыш ясаган өчен тоткарланган "Pussy Riot" төркеменең ике әгъзасы Надежда Толоконникова белән Екатерина Самуцевичны сак астында калдырды. Төркемнең тагын бер әгъзасы Мария Алехина мәхкәмә карарын көтә.

Бүген иртәдән үк мәхкәмә бинасы каршына "Pussy Riot" төркеме тарафдарлары һәм аларга каршы булучылар җыелды. Яклаучылар арасыннан берничә кеше полиция тарафыннан тоткарланды.
XS
SM
MD
LG