Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камышлы икенче Бәкергә әйләнерме?


Азат Надиров
Азат Надиров

Татарлар укмашып яшәгән Самар өлкәсе Камышлы авылында авылның дәрәҗәсен тагы да күтәрер өчен яңа проектлар турында уйлана башлаганнар.


Милли хәрәкәтнең аксакалы Азат Надиров тумышы белән Камышлыдан. Туган якларына кайтып-китеп йөргәнлектән, җирле түрәләр белән аралашырга да җай таба. Чираттагы сәяхәтеннән ул өр-яңа хәбәр алып кайтты. Сөйләшүебез шул хакта.

– Камышлыда бик уңган халык яши. Гомумән, татар яшәгән төбәктә һәрвакыт югалып калулар, өметсезлек сизелми. Соңгы вакытта түрәләр берничә проектны күтәреп чыкты. Камышлы аша Сок елгасы ага. Ә аның сероводород ләмнәренә байлыгын ачыклаганнар. Сероводород мул булган җирдә шифаханәләр төзү өметле нәрсә. Авылда яңа мәктәп салалар. Димәк, иске мәктәп бинасын шифаханәгә кулланырга була.

– Шифаханә салыр өчен тирә-юнь мохитнең дә тиешле дәрәҗәдә камил булуы кирәктер?

– Ул яктан тел-теш тидерерлек түгел.Тирәли таулар, чишмәләр, урманнар, әрәмәлекләр, күлләр. Утырган җирдән бер чиләк җиләк җыярлык болыннар.

– Таулар сүзен кулландыгыз. Гадәттә авыл халкы калкулыкны да тау дип саный?

– Чын таулар. Тау чаңгысы оештырырлык.

– Таулар булган җирдә байлыкның да исемлеге озын була.

– Әйе. Камышлы тауларында кирпеч сугарлык кызыл балчык җитәрлек. Төзелеш өчен ярарлык каты ташлар күплеге билгеле. Камышлыда бу эшләрне башлап җәелдереп җибәрсәң Камышлы икенче Бәкергә әйләнеп китүе бар.

– Бу байлыкларны файдалану ниятеннән эшбатырлар ниндирәк фикердә соң?

– Ильяс Шәкүров малтабарларны җыеп зур киңәшмәләр уздырды. Җыенга хәтта күрше төбәктәге эшкуарларны чакырган иде. Бөтендөнья татар конгрессына да үзенең тәкъдимнәре белән чыкты.

Гомумән, бу проектлар зур инвесторларны җәлеп итәрлек нәрсәләр. Тормышка ашкан хәлдә Камышлы төбәгендәге татар авыллары гөрләтеп яшәячәкләр. Татар саны үсәчәк. Ә авыл яшәсә, татар милләте яши. “Туган тел” җәмгыяте рәисе Ильяс Шәкүров, эшбатыр буларак, һәр проектына икътисади күзлектән карый.
XS
SM
MD
LG