Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Мисыр хәрбиләрен хакимиятне яңа президентка тапшырырга теләмәүдә гаепләде


Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Мисырның Югары хәрби шурасын үз вәгъдәсен үтәргә теләмәүдә, хакимиятне тапшырудан баш тартуда гаепләп чыкты.

Оешманың бүгенге белдерүендә, Мисырдагы хакимиятне үз кулында тоткан хәрбиләр канун чыгару көчен үзендә калдырыр өчен ислам партияләре депутатлары күпчелекне тәшкил иткән яңа парламентны тарату турында карар чыгарды, диелгән. Гыйнварда булган парламент сайлавы нәтиҗәләрен Конституция мәхкәмәсе канунсыз дип тапты.

Бүген көтелгән президент сайлавы нәтиҗәләрен игълан итү кичектерелде. Намзәтләрнең икесе дә – исламчы Мөхәммәт Мурси һәм элекке премьер-министр Әхмәт Шәфыйк үзләренең җиңүләре турында белдерде.
XS
SM
MD
LG