Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Якупов NHL драфтында беренче урынны алды


Питтсбург – Узган төндә Питтсбург шәһәрендә NHL драфты – Төньяк Америка хоккей лигасына сайланган яшь хоккейчылар исемлеге игълан ителде.

Татарстан егете Наил Якупов бу абруйлы исемлектә беренче урынны алды. Киләсе сезонда ул Канаданың Эдмонтон Ойлерс такымында уйнаячак.

Хоккейда беренче сабакларын Түбән Каманың “Нефтехимик” такымында алган Наил соңгы өч елда Канадада уйнап зур уңышка иреште. Моңа кадәр Татарстаннан бер хокейчының да мондый уңышка ирешкәне юк иде.
XS
SM
MD
LG